18 февраль көнне «Илһам» клубы әгъзалары өчен 1 нче санлы китапханәдә Май чабуга багышланган фольклор утырмаларузды. Видеопрезентация ярдәмендә китапханәче Май чабуның килеп чыгу тарихы һәм бәйрәм итү гореф-гадәтләре турында сөйләде һәм май чабу атнасының һәр көне атамалары белән таныштырды. Чарада, шатлык, күңел ачу һәм уен-көлке кәефе тудырып, күңелле халык көйләре яңгырады. Кунаклар төрле уен һәм бәйгеләрдә катнашты, такмаклар җырлады.
«Кояш, май чабу, белен» күргәзмәсендә әлеге бәйрәм гореф-гадәтләрен чагылдыручы китаплар һәм иллюстратив материаллар тәкъдим ителде.
|